Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда унбер яңа судья билгеләде, шул исәптән ТР Югары судының өч судьясын да. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Татарстан Югары суды судьялары Марат Әмиров, Артур Киселев һәм Римма Фәтхетдинова булды. Апас һәм Сарман район судлары рәисләре итеп алты елга Гөлнара Галимова һәм Рөстәм Ханипов билгеләнде.
Алмаз Әхмәдиев һәм Гөлнара Миңнуллина Казанның Авиатөзелеш һәм Киров район судларында хөкемдарлар булдылар. Азнакай, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәр судлары хөкемдарлары итеп Зөлфия Низамиева, Дмитрий Рылов, Лилия Әхмәтова һәм Татьяна Ярцева билгеләнде.
Шул ук вакытта Виктор Демидов Татарстанда судьяларның квалификация коллегияләрендә РФ Президенты вәкиле вазифасыннан азат ителде.
Нет комментариев