10 октябрь көнне 13:30 сәгатьтә «Мәскәү-Уфа» юлының 897 км ның Теләче районы территориясендә, «Renault Arkana» маркалы автомобиль йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.10 пунктын бозып, юл хәрәкәте өчен куркынычсызлык тәэмин итә торган дистанцияне сакламаган һәм «Geely Мonjaro» маркалы автомобильгә бәрелгән.
Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажир (2023 елда туган бала) ярасы ачык булмаган баш сөяге бәрелү диагнозы белән, хастаханәгә озатыла. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул уң яктагы алгы пассажир утыргычында, балаларны тотып тору җайланмасында булган.
Нет комментариев