Физик затлар тарафыннан түләнгән җир һәм милек салымнары җирле бюджетны тулыландырунын мөһим чыганагы булып тора.
Гражданнар әлеге төр салымнарны үз вакытында һәм тулы күләмдә түләп, җаваплылыкларын үтәп, аерым алганда, үз җирлекләре, ә тулаем алганда ил-дәүләт үсешенә шәхси өлешләрен кертәләр.
1 декабрьгә кадәр гражданнар узган 2025 ел өчен милек, җир, транспорт салымнарын түләргә тиешле. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып яки “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша түли ала.
Нет комментариев