Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Нечкәбил» республика бәйгесендә катнаштылар

Узган шимбәдә «Корстон» күңел ачу комплексында «Нечкәбил» республика бәйгесе - гаиләләр фестивале узды.

Әлеге ярымфиналда республиканың 32 районыннан 43  гаилә катнашкан. Аларның 18е бәйгенең финалына узды. Финал  ноябрь ахырында  булачак.

Әлеге сайлап алу турында Теләчебезнең үрнәк гаиләләрнең берсе - Нуртдиновлар гаиләсе уңышлы  чыгыш ясап,  "Семейные истории", "Жизнь замечательной семьи" номинацияләрендә җиңүче дипломына лаек булганнар.  Котлыйбыз аларны!  Елена һәм Рәис Нуртдиновлар гаиләсен яклап, сәнгать җитәкчесе Әнисә Туктамышева җитәкчелегендә, район мәдәният йорты үзешчәннәре дә чыгыш ясаган. 

Киләчәккә якты өметләр белән яшәүче  бу матур гаиләгә алга таба да күп сөенечләр, тигез тормыш, тагы да  зур җиңүләр теләп калабыз!                     Зөлфия Ибраһимова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев