Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нигез салучы һәм остаз призына

Бүген, ягъни 28 март көнне, “Батыр” спорт комплексында районыбызда кул көрәше (армрестлинг) спортына нигез салучы, Татарстан Республикасының Атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2010 - 2011 елларда туган кызлар һәм егетләр, 2012 - 2014 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында кул көрәше буенча район Беренчелеге үткәрелде.

Ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул ярышларның язгы каникул көннәрендә үтүен ассызыклап, укучы балаларга күңелле ял көне, имин бәйгеләр теләде. Турнирны үткәрү шарты һәм кагыйдәләр белән исә ярышларның баш хөкемдары Айрат Кыямов таныштырды. 

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге ярыш иң яшь спортчыларыбызга кул көрәше спортында тәүге чирканчык бирү, өметле балаларны барлау, киләчәккә максатчан юнәлеш бирү максатыннан үткәрелә. Шөкер, Айрат Әхмәт улы һәм аның шәкертләре кулына эләккән яшьләребезнең моңарчы сынатканнары булмады әле. Алар үсә, канат ныгыта, район, республика, Идел буе федераль округы һәм илкүләм үткәрелгән ярышларда алдынгы урыннарны яулый торалар. Бу очракта күптән түгел Россия Беренчелегендә Таһир Гәрәев (Иске Җөри урта мәктәбе), Азалия Җамалиева (Алан авылы) белән Гөлфинә Хәбироваларның (Алан авылы) алдынгы урыннарны яулап кайтуларын искә төшереп үтү дә җитә. Бүген районкүләм ярышта тәүге тапкыр чыгыш ясаган укучы балаларга да шундый уңышларга ирешергә, дан казанырга язсын. Шунысы куанычлы, алар арасында өметлеләре аз түгел. Беришләре тәүге медален яуларга да өлгерде. Ярышта җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган укучыларның исемлеге белән сез газетабызның рәсми сайтыннан таныша аласыз.

Командалар беренчелегендә беренче урынны - Теләче урта мәктәбе укучылары яуласа, икенче урынга - Олы Нырсы урта мәктәбе командасы лаек булды. Өченче һәм дүртенче урыннарны Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе белән Алан урта мәктәбе укучылары бүлеште.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев