Район яңалыклары

Нихаять, җылыта

Зәмһәрир суыклар чигенә.

Ял көннәрендә Теләчедә көндез -14, төнлә -19 градус көтелә. Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, якын араларда  явым-төшем көтелми. Шимбә, якшәмбе – 14-15 гыйнварда термометрның терекөмеш баганасы көндез -8…-14, төнлә -12…-19 градус күрсәтәчәк.

Киләсе атна башында һава температурасының көндез -7…-12, төнлә -12…-17 градус чикләрендә тирбәлүе фаразланыла.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/101999/

Фото: интернеттан


Нет комментариев