Өйгә кайтам урау юллар аша...
Мин үзем руль артында түгел, шул сәбәпле өйгә төрле-төрле машиналарга утырып кайтырга туры килә. Соңгы ике көндә юлдашым Алан авылы җирлеге башлыгы Айнур Рәшит улы булды.
Бүген шимбә киңәшмәсеннән кайтып барышлый ул Күкчә авылына кереп чыгарга тәкъдим итте.
Ирексездән Әхмәт Ерикәйнең «Юллар» җыры искә төште. Аң белән тел бәйләнгән бит — авыздан көлтәсе белән чыгарып селкедем:
... Юллар, юллар, алга таба дәшә,
Бармый калыр хәлем юк минем!
Күкчәгә кергәндә сул якта авыл зираты урнашкан. Өмәчеләрнең хәлен белешергә кереп барышыбыз икән!
Сабантуй диярсең! Шулкадәр күп кеше, хисапсыз машина, гектарлаган эш фронты.
Өмәчеләрнең кәефе шәп. Менә каршыга җәймәсенә чыбыклар төяп бер абзый килә. Айнур Рәшитовичның:
— Нихәл, Васыйл абый, Ямбулат ничек анда? — дип хәл сорашуыннан аңлап алдым. Агай Ямбулаттан булып чыкты.
Хисапсыз күп техника дигәч тә, Самат Әкрамович әйткәндәй, саный беләбез. Җәмгысе: 35 җиңел машина, бер «Беларусь» корыч аты — «Амкодор», бер КАМАЗ! Арифметикагыз көчле булса, кешеләрен үзегез дә чутлап чыгара аласыз. Бездә бит бер машинага ике кеше утырып йөрү гадәте юк! (Мине исәпкә алмаганда!)
Егетләр бер зур корган агачны кисеп аударган. Шулай инде: авыл кешесе ниндидер оешмалар аркылы, башка кешеләрнең килеп акчага эшләвенә ияләнмәгән.
Чыннан да, үзең җайлап аударуга җитәме соң? Корган агачны табигать тә тиз сындыручан: яшен дә эшсез ятмаска мөмкин. Башка чардуган өстенә авып, аны да сытуы бар.
Самат Әкрам улы очып кына йөри. Җиденче дистәсен ваклыймы, очлыймы — һич аңламыйм. Тормышка гашыйк җан!
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Антонов Тәлгать Листәл улының кабере янына барып килдем. Баш очындагы флаглар сәламемне кабул итеп алды.
Аланга кайтыр юлга чыктык. Сүзем Күкчә авылы хакында булды:
— Айнур Рәшитович, игътибар итсәгез, авыллар кечерәк, җирлек үзәгеннән читтәрәк урнашкан саен, халкы бердәм була.
Җитәкче дә минем фикеремне куәтләде:
— Альбина Мөбәрәкҗановна, сезнең әле Күкчә апаларының махсус хәрби операциягә ничек итеп ярдәм иткәннәрен күргәнегез юк. Җаен табып, бергәләп барып килербез әле. Алар — эшләр, сез — язарсыз!
... Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын!
Альбина Хасанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев