Өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан ел саен төрле чаралар үтә.
Мәсәлән, бүген, ягъни 30 сентябрь көнне, республика программасы буенча төзекләндерелгән Әбде авылы мәдәният йортында зур бәйрәм концерты күрсәтелде. "Концертта шигырьләр сөйләнде, күңелле биюләр биелде, мәдәният йортында эшләп килүче "Задоринка" вокаль ансамбле, район мәдәният йорты һәм Икшермә авылы үзешчәннәре башкаруында ретро җырлар тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Концерт программасы һәркем күңелендә матур кичерешләр калдыргандыр. Мәктәп коллективына, үзешчәннәребезгә зур рәхмәт. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте,- диде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин. Мәдәният йорты тамашалардан гел дә шулай гөрләп торсын иде дигән теләктә калабыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев