Парлы гомер - ямьле гомер...
Район газетасында райондашларыбыз турында язмалар хәрдаим чыгып килә. Уйлап карасаң, чыннан да, мактауга лаек кешеләребез бихисап бит безнең. Бүгенге язмам да шундыйларның берсе, хәзерге вакытта Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Разия Заһидуллина турында. Күптән түгел бу хөрмәтле ханым 55 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Тумышы белән ул районыбызның Казаклар авылыннан. Разия апаның балачагы яшьтәшләренеке кебек үтә, берни белән аерылмый, авыл мәктәбендә белем алганнан соң, Казан кооператив техникумын тәмамлап, туган ягына эшкә кайта. Шушында эшләп - яшәп ятканда Разия апа Олы Кибәхуҗа авылыннан, тракторда эшләүче Таһир исемле егет белән таныша. Очраша башлыйлар, бераздан гаилә коралар. Разия апа, тормышка чыкканнан соң, колхоз конторасында эшли башлый - әлеге эштә ул 30 ел хезмәт куйган. Авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмичә, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.
Таһир абый белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Нияз да инде гаилә корып җибәргән - бергә яшиләр, ике оныклары бар. Уллары әйтүенчә, ялларда һәм бәйрәмнәрдә төп йортта өйләренә 40 лап кеше җыела икән. Таһир абыйның әнисе –Гөлҗихан апа да (90 яшь!) алар белән гомер итә. Гөлҗихан апаның оныклары, оныкчыклары гына да бүген 18 гә җиткән. Барлык балалар, туганлык хисләрен нык итеп саклап, бик матур һәм дус яшиләр.
Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул.
Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 30 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев