Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пенсия фонды идарәсенең отчет җыелышы узды

Бүген Теләче районы Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2023 нче ел нәтиҗәләре һәм 2024 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды.

Чакырылучылар арасында Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең пенсия-социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсенең казначылык идарәсе башлыгы Татьяна Хаҗипова, районның оешма җитәкчеләре бар иде. 

Доклад белән Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Алсу Котдусова чыгыш ясады. Ул үзенең докладында идарәнең һәрбер юнәлеше буенча эш нәтиҗәләре белән кыска һәм аңлаешлы итеп таныштырды. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең пенсия-социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсенең казначылык идарәсе башлыгы Татьяна Хаҗипова республика пенсия-социаль иминиятләштерү фонды эшчәнлеге, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов  2024 елда  районда булачак планга кергән төзелешләр, район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин булачак сайлауларга әзерлек буенча чыгышы ясады. Ахырдан, район гражданнарының социаль иминлеге һәм пенсия тәэминатын югары күтәрүдә Пенсия фонды белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итүче кайбер җитәкчеләр билгеләп үтелде, бүләкләнде. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев