Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рафик абый Гаптелхаков : «Эшләмәгән эш калмады...»

Бүген Алан авылында гомер итүче Рафик абый Гаптелхаков 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Бүгенге көндә улы Рафис белән көн көрүче Рафик абый ишле гаиләдә туа. Тормыш иптәше Фәйрүзә апа (инде вафат) белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Юбиляр гомер буе төзелеш бригадасында хезмәт куя.

Танылганмы, батырлык кылганмы-юкмы, әмма кеше 90 яшьлеген билгели икән, ул үзе хөрмәткә лаеклы, аерым алып сөйләрлек вакыйга.  Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы Айрат Фатхуллин да килде.

–     Саулык - сәламәтлек сезгә иң мөһиме. Хәерле картлыклар кичереп, балалар, оныклар игелеген күреп, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын. Сезнең хезмәтегезне беләбез, хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт,  - диде ул. Ветеранны юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырды. 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев