Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбызга гуманитар ярдәм барып җитте

1 апрель көнне махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга гуманитар ярдәм озатылды.

  • Теләче, Саба районнарыннан ике КамАз йөк озатылды. Бу юлы аеруча Теләче халкы активлык күрсәтте. Җибәрелгән ярдәм арасында киемнәр, ашау ризыклары, ит, медикаментлар, газ балоннары, стройматериаллар (Теләчедән Манихов Ленардан ярдәм),  ике генератор (боларны “Август – Теләче” оешмасы тапшырган), маскировка сеткалары,  техника өчен запас частьләр  һәм өйдән җыелган 150  исемле посылкалар, тагы бик күп, бик күп кирәк-яраклар бар, санап та бетереп булмый, - диделәр шушы ярдәмне оештырып йөрүчеләрнең иң активлары Әлфия апа ­­­­­­­­Әхмәтҗанова белән Галина апа Валиуллина.

Егетләребезгә адресланган күчтәнәчләрнең ияләренә барып җитүе хакында видео hәм фотоотчетлар килеп тә  иреште.  Хәрбиләрнең якыннары аларга изгелекләре өчен рәхмәт сүзләре юллаган:

  • Улыбыз посылкаларны алган. Кемнәр үз өлешләрен керткән барыгызга да бик зур рәхмәт. Үз яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Фәнил,  сезгә дә бик зур рәхмәт. Безнен балаларны барлап үзләренә алып барып тапшырган өчен. Исән-сау йөреп кайтыгыз.

 

  • Безнен Русланыбыз  посылкаларны алган, әле генә шалтыратты. Барлык булышкан кешеләргә , алып барып тапшырган егетләргә бик зур рәхмәт әйтергә кушты. Алланын рәхмәте булсын барыгызга да!

 

  •  Посылкаларны алганнар, кемнәрнең өлешләре кергән Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә. Алга таба да бергә, бердэм булып эшләргә язсын.

 

  • Минем улым да связьгә чыкты, Аллаһга шөкер, барлык жибәргән посылкалар кулларына барып иреште. Бу изге эштэ ярдәм иткән һәрбарчагызга, аеруча Фәнилгә, Әлфиягә бик зур рәхмәт. Ин изге теләкләр сезгэ. Фәнил энем, юлларда имин генә йөри күрегез. АЛЛАҺЫБЫЗ сезне һәм балаларыбызны сакласын!

Бу рәхмәт сүзләре МХО зонасына гуманитар йөкне җыю һәм илтүдә катнашкан һәр кешегә адреслана.  Барлык солдатларның туган якларга исән-сау кайтуларын теләп калабыз.  Шатлыклы очрашулар насыйп булсын! 

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев