Республикакүләм «Акыллы уеннар» чемпионаты узды
Казан шәһәрендә, заманча Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта, өченче республикакүләм «Акыллы уеннар» чемпионаты гөрләп узды.
Чемпионатны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин исә барлык катнашучыларга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Әлеге интеллектуаль бәйгедә Теләче 2нче балалар бакчасынын мәктәпкә әзерлек төркемендә әрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре дә катнашты:
Хузин Әмир "Читекләр" уенында үзенең тапкырлыгын сынады,
Салихов Раяз "Мин төзүче" уенында үзенең сабырлыгын һәм төгәллеген күрсәтте;
Фәләхиев Салих әнисе Гөлназ Илхам кызы Фәләхиева белән "Акыллы гаилә" номинациясендә "Мин төзүче" уенында чыгыш ясап, гаилә бердәмлеген үрнәк итеп күрсәттеләр.

Чемпионатта 300 дән артык бала катнашты. Нәтиҗәләр буенча, Салихов Раяз "Мин төзүче" уенында 3нче урын яулап кубок һәм сертификат белән бүләкләнде. Калган балаларга катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, җитәкчеләре— Гөлсинә Фәүхетдин кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев