Республикакүләм бәйгенең зона этабында катнашты
Район яңалыклары

Республикакүләм бәйгенең зона этабында катнашты

26 март көнне “Россия Каһарманы Иван Алексеевич Додосов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем БИРү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Педагог-психолог-2024» балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республикакүләм бәйгесенең зона этабы узды.

Анда республикабызның сигез районыннан педагог-психологлар катнашты. Конкурста катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр һәм проблемалы ситуацияләрне хәл иттеләр.  Теләче районы исеменнән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Фәридә Хәбирова чыгыш ясады, бәйге чаралары нәтиҗәләре буенча ул 3нче урынны алды. Котлыйбыз! 

 


Нет комментариев