Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

Кичә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе узды. Утырыш «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм ул агросәнәгать комплексының 2023 елгы эшенә йомгаклар ясауга һәм 2024 елга бурычлар билгеләүгә багышланды.

Ахырда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Теләче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Низамутдинов Рәлиф Хәниф улы да бар. Аңа "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев