Урак батырларына - вымпеллар
Бүген, ягъни 1 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Теләче - Август”, “Агролак” ширкәтләре, “Низамов М.Х.”, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыкларында булып урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Басулардагы йөреш вакытында алдагы биш көндә нәтиҗәле эшләгән комбайнчыларга акчалата премия сертификатлары һәм “Урак батыры” вымпеллары тапшырды. Бүген әлегедәй сертификатларга һәм вымпелларга игеннәрдә теземнәргә салуда эшләүче комбайнчылар Айрат Сабиров белән Фәнил Сәлимҗанов (“Алан” ширкәтеннән), Әнвәр Мөхәммәтшин (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан) сугуда эшләүче комайнчылар ИльясҖәләлетдинов, Мәүлетҗан Хәбиуллин, Фоат Дәүләтшин (“Август - Теләче” ширкәтеннән) һәм Данияс Гайнетдинов (“Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан) ия булды.
Моннан тыш, район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җаваплылыгы чикләнгән “Алан” шикәтенең мең баш сыерга исәпләнеп төзелеп килүче заманча сөтчелек комплексы биләмәсендә булып, подрядчы оешма вәкилләре белән очрашып сөйләште. Шунысы игътибарга лаек, шушы көннәрдә генә “Алан” ширкәтенә сөтчелек комплексы төзелешенә зур суммада кредит рәсмиләштерү рөхсәте бирелде. Димәк, комплекс төзелеше якын көннәрдә киң колач белән дәвам итәчәк.
Хәзер исә “Агролак” ширкәтендә ашлык чистарту- сыйфатлы симәнә чыгару корылмасы монтажлана. Районыбыз җитәкчеләре биредә булып, монтажлау һәм амбар хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән дә таныштылар. Район башлыгы “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгына караган Олы Мишә сөтчелек комплексында булып, биредәге реконструкция эшләренең барышы белән танышты.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев