Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сайлап алу ярышларының беренче туры үтте

Бүген “Батыр” спорт комплексында 2008 - 2010 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар, 2011 - 2013 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, кул көрәше буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып үтте.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге ярышлар быел октябрь азагында яки ноябрь башларында узачак республика Беренчелегенә сайлап алу ярышларының беренче туры да булып тора.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез ярышларның барышын һәм бүләкләү тантанасын күрәсез. Аерым үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган укучыларны һәм командалар беренчелегендә алдынгы урыннарга чыгучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең cоциаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллин һәм ”Теләче” спорт мәктәбе укытучы-тренеры, кул көрәше буенча дистәләрчә чемпионнар әзерләгән остаз, ярышларның баш хөкемдары  Айрат Кыямов котлады.

Кул көрәше буенча үткәрелгән район Беренчелеге турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев