Сакламасаң югала
Гадәттә, без аларның хезмәтен күп вакыт яшьләрне никахлаштыру тантанасы, шәмпан шәрабы һәм туй балдаклары белән генә күзаллыйбыз.
Чынлыкта гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләренең вазифалары күпкырлы (тууны, никахны, аерылуны теркәү, балага исем бирүне, уллыкка (кызлыкка) алуны рәсмиләштерү), исем алыштыручылар яки аңа төзәтү һәм үзгәрешләр кертүчеләр белән дә эшлибез, вафат булган райондашларыбыз турында акт тутыру да безнең вәкаләткә керә, - ди районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Хатыйп кызы Тимерханова. 11 ел инде ул әлеге вазыйфада хезмәт куя. Бүлеккә төрле мәсьәләләр буенча көнгә 10-15 кешене кабул итәләр. Арада 7-8 кеше генә кабул иткән көннәре дә була икән. Мисал өчен, 2021 елның күңелле вакыйгасы буларак, аның тарафыннан 61 никах, яңа туган 67 сабый теркәлгән. Кызганыч, безнең тормышта күңелсез хәлләргә дә урын җитәрлек. Узган ел 207 райондашыбыз теге дөньяга күчсә, 30 гаилә таркалуга дучар булган. Чагыштырып үтик. 2020 елда 80 бала туу, 62 никах теркәлгән булса, 196 кеше вафат булып, 25 гаилә аерылышкан. - Гадәттә, андый гаиләләр белән башта сөйләшеп ала быз, әлегедәй карарга килүнең сәбәпләрен эзлибез, үгетләп тә карыйбыз. Әмма бар гаиләне дә үгет-нәсихәт белән генә саклап калып булмый. Һәркайсының үз тарихы, үз дәгъвасы, аерылышу өчен җитди сәбәбе була. Язылышырга килгән яшь парлар белән фикерләшеп алабыз. Яшьләрне бер-берсен яратып, үзара юл куеп яшәргә өндибез. Шулай итмәсәң, гаилә таркалачак, кабаттан безгә киләчәкләр, - ди Әнисә ханым. Шулай шул, Дилә Нигъмәтуллина башкаруындагы “Бәллүр савыт” җырындагы кебек, мәхәббәт, сакламасаң, тиз югала. Мәхәббәт дигәннән...
Фәнил Гаязов.
Бу хакта тулырак район газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев