Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәламәтлек – бәхетнең нигезе

Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Балачакның гүзәл мизгелләрен күңелендә саклый, онытмый. Гаиләдән бала балалар бакчасына юл тота. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе тәрбияче.

Мин – Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Үз хезмәтемне, балаларны бик яратам. Аларның бу дөньяда шәхес булып формалашуына без бөтен көчебезне куярга тиешбез дип саныйм. “Саулык – иң зур байлык”, - ди бит халык та. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына бала – тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Мин үземнең хезмәтемнең максатын физик яктан сау-сәламәт кеше тәрбияләүдә күрәм. Безнең районыбызда спортны үстерүгә зур әhәмият бирелә. Бүгенге көндә “Батыр” спорт комплексы, Боз сарае, бассейн эшләп килә. Бу исә балаларыбызга чыныгып үсү өчен менә дигән мөмкинлек.

Х е з м ә т т ә ш л ә р е м  б е л ә н мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларын бассейнга, Боз сараена алып барабыз. Бигрәк тә балалар атна саен шуарга бик теләп йөриләр. Анда алар белән махсус тренер шөгыльләнә. Моннан бер ел элек бозга куркып кына баскан балалар, бүген инде тимераякта оста итеп шуарга өйрәнделәр. Үзләренең нәтиҗәләре белән безне дә, әти-әниләрен дә сөендерәләр. Әлеге спорт төренә кызыксыну көннән–көн арткан чорда, балаларыбызга мондый мөмкинлекләр тудырылу бик уңай күренеш. Әтиәниләр балаларының уңышларын күреп, малай-кызларын өстәмә хоккей, фигуралы шуу түгәрәкләренә яздыра башладылар. Киләчәктә шөгыльләребез тагын да артыр, Теләче данын еракларга танытучы хоккейчы,фигуралы шуу остасы булган егет-кызларыбыз барлыкка килер дип өметләнәбез.

Голнар Нуруллина, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев