Татарстан Республикасында спорт инфраструктурасын киң колачлы үстерү дәвам итә. ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча төбәктә бер үк вакытта җиде заманча спорт объекты — дүрт ябык футбол манежы һәм өч боз аренасы ачылды.
Ябык футбол манежлары Лениногорск, Алексеевск, Чүпрәле һәм Теләче районнарында эшли башлады. Круглое Поле бистәсендә, шулай ук Аксубай һәм Яңа Чишмәдә яңа боз ареналары ачылды.
Нет комментариев