Светофорлар шәһәр үзәгендә сүндерелгән – Волков һәм Лесгафт урамнары киселешендә, дип хәбәр итә Казан мэриясе. Бу электрны планлы сүндерү белән бәйле. Светофорлар бүген 17.00 сәгатьтә эшли башлар дип көтелә.
Мэриядә шулай ук техник җитешсезлекләр аркасында Себер трактында «Карьер»торак комплексында светофор эшләми, дип хәбәр иттеләр.
Белгечләр төзексезлекне бетерү өстендә эшли.
Нет комментариев