Уртак тырышлык җимеше
Район яңалыклары

Уртак тырышлык җимеше

Бүген тагын бер тананалы чараның шаһиты булырга туры килде: Теләчене әйләнеп узучы 4 чакрым 700 метр озынлыктагы яңа юл участогы ачылды.

Әлеге уңайдан, узган ел һәм быел биредә масштаблы төзелеш эшләре алып барылды. Юл төзелеше эшләрен “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы һәм аның Теләче бүлеге төзүчеләре кыска срокларда башкарып чыкты. Әлбәттә, бу урында узган көздән башлап, грунт эшләренең бер өлешен башкарган подрядчы оешма  Ульяновск өлкәсеннән килгән “СтройАльянс” ширкәте егетләренең тырыш хезмәтен дә билгеләп үтмичә булмый.

Теләчене әйләнеп узучы юл участогын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Транспорт  һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты һәм чыгыш ясады. Яңа юл участогын ачу хокукы да аларга һәм чара кунакларына бирелде.

Бәйрәм бүләксез булмый

Шулай ук биредә теләчелеләрне әлегедәй куанычлы мизгелләр белән уртаклашырга килгән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены  Дәүләт Думасы депутатлары -  Рөстәм Кәлимуллин белән Илья Вольсфон, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республикакүләм танылган җитәкче, хезмәт ветераны Дамир Каюмов һәм районыбызның мөхтәрәм кешесе, “Туган авыл” күңел ачу комплексы җитәкчесе Рифкать Шәфыйковны да күрергә мөмкин иде. 

Чарада мәгълүм юл участогы төзелешендә намуслы һәм фидакарь хезмәт куйган бертөркем райондашларыбызга Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны ияләренә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин өләште.

Теләчедә машиналар агымы кимиячәк

Әлеге юл участогы төзелеп, файдалануга  тапшырылуын, бер теләчелеләр генә түгел,  күрше Арча, Саба һәм Питрәч районнарында яшәүчеләр дә түземсезләнеп көтте. Теләчене әйләнеп узучы юл, беренчедән,чакрымнарны кыскартса,  икенчедән,  район аша йөрүче зур йөк машиналары агымын киметәчәк, аварияләр килеп чыгу ихтималын киметәчәк. Әлеге масштаблы юл төзелеше тагын бер кат районда юллар төзүгә һәм төзекләндерүгә зур игътибар бирелүе турында искәртә. Исегезгә төшерәбез,  2021 - 2025 елларда районыбызда 3 миллиард сумнан артык  юл төзелеше эшләре башкарылды. Быелгы төзелеш эшләренең бюджеты  1 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге суммага Теләчене әйләнеп үтүче юл төзелеше дә кергән.


Нет комментариев