Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сау бул, Кыш!

20 – 26 февральдә республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында Май чабу (Масленица) бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул – мәҗүси заманнардан ук килгән , кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Кичә ул халкының күпчелеген православ динен тотучылар тәшкил иткән Ачы авылында да гөрләде.

 Бәйрәмгә килүчеләргә рәсми тәбрикләүне муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов җиткерде.

Башка еллардан аермалы буларак, Ачы авылында үткәрелгән Май чабу бәйрәме сәнгать фестивале форматында узды. Шуңадыр, традицион һәм театраль бәйрәмне бизәгән , аны тагын да эчтәлеклерәк иткән үзешчән сәнгать коллективларының да саны күбрәк иде. Ачылылар белән беррәттән, бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен Орымширмә, Теләче авыллары, “Олимп” яшьләр үзәгеннән килгән үзешчән артистлар күрде. Моннан 37 ел элек Ачы клубы каршында оешкан “Рябинушка” ансамбле быелгы бәйрәмне рус Халык фольклор ансамбле буларак каршылады. Әйе, узган ел, ачылылар, Татарстан Республикасы Мәдәният министрының пирказы нигезендә әнә шундый дәрәҗәле, күркәм исемгә лаек булдылар. Бу инде озак еллар дәвамында ил-көн алдында куелган хезмәткә лаеклы бәя генә түгел, киләчәк эшләр, тагын да рухланып иҗат итәр өчен бер дигән стимул да.

Әлбәттә, Май чабу бәйрәменең (атанасының) иң дәрәҗәле сые, язгы бәйрәмнең символы булып коймак торды. Май чабуны икенче төрле сыр атнасы дип тә йөриләр. Христос кануннары буенча , бу – Олы ураза (быел 27 февральдә башлана һәм Бөек Пасха бәйрәме алдыннан 15 апрель көнне тәмамлана – авт.) алдыннан сөт, сыр һәм йомырка ашарга ярый торган атна. Бу атнада кунакка йөрешкәннәр, бәйрәм иткәннәр, һәр көннең үз исеме һәм максаты булган. Бәйрәмнең кульминациясе – карачкы яндыру, шулай итеп кыш белән субулашканнар. Ачыда да нәкъ шулай булды.

Түбәндәге рәсемнәрдә  сез Ачы авылында узган Май чабу бәйрәменең чагылышын күрәсез. Тулырак бу хакта “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев