Шәхси затларның үзйөрешле машиналарына техник карау
2022 елның 25 апреленнән шәхси затларда булган трактор һәм тагылма арбаларга техник карау уздыру чарасы башланды.
Мондый чараның беренчесе Олы Мәтәскә авыл җирлеге территориясендә узды. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды.
Техник карауга хуҗалар тарафыннан гомуми санда 52 берәмлек техника куелды. Аерым билгеләп үтәрлек кимчелекләр ачыкланмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев