Бәйрәм белән сине, Теләчем!
И газиз туган җирем, Теләчем,
Үзең - гади, үзең самими.
Киң колач җәеп каршы аласың,
Эшем - күп, вакытым тар, дими.
Бер карасаң, кечкенә син, әмма
Синдә - киңлек, синдә - иркенлек.
Болын-тугайларга караш салсаң,
Таш калалар - бар да тар кебек.
Ә урманнарың, басу-кырларың -
Әйтеп бетергесез зур байлык.
Анда - хезмәт дәрте, чын хөррият,
Юклык юк анда, анда - барлык.
Халкың - хак сүзле, Фатих Хөсни күк,
"Йөзек каш" лы, үзе әдип тә.
Гореф-гадәтләрең белән яши,
Борынгыдан килгән тәртип тә.
Тәмле ашлар белән сыйлыйсың,
Кунак итеп
үткән-сүткәнне.
Киң колачлы дәва-шифаханәң,
Сөйләп тора үзәк икәнне.
Илем, дип утка кергән улларың,
Сынатмыйлар алар бүген дә.
Уңган-булган, чибәр кызларың да,
Йолдыз булып балкый күгеңдә.
Син яшь әле, 35тә генә,
Чәчәк кебек гүзәл мизгелең.
Көннән-көн үсәсең, нурланасың,
Ныгый гына бара нигезең.
Яшь булсаң да, тирән тамырлы син,
Гөрләп эшләп торган базарың.
Халкыңны дәшеп изге йортыңа
Зур бәхеткә дәшә азаның..
Иман хәзинәңә таян да син,
Балкып яшә әле, Теләчем,
Яшьлек белән һәрчак бергә атла,
Тама күрмәсен җиргә яшең,
Бары сиңа, сиңа карап кына:
"Бик сагындым Сине",' диямен,
Бәйрәм белән сине, Теләчем!
Рәйсә Фәйзуллина, Олы Мәтәскә.
Нет комментариев