Янгында кырык  яшьлек хатын-кыз һәлак булган
В республике

Янгында кырык яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Мөслим авылында кирпеч белән тышланган бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын мәйданы 80 кв. м тәшкил иткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 40 яшьлек хатын-кыз һәлак була – аның гәүдәсен янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү вакытында таба. Янгынның беренчел сәбәбе – электрүткәргечнең кыска ялгануы.

 


Нет комментариев