Алан төбәге гомер-гомергә мәдәниятле, сәнгатьле як булды. Моны алар тагын бер кат, 24 октябрь көнне, «Бай мираслы Теләчем» дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале кысаларында күрсәтелгән концерт барышында исбатладылар.
Аеруча Алан урта мәктәбе укучылары тәшкил иткән «Гөлләр» бию һәм җыр ансамбле, Кашаповлар, Хөсәеновлар гаиләләре чыгышлары истә калды. Хәер, концертта катнашучыларның берсен алып берсен куя торган түгел. Ике сәгать барган уртак хезмәткән һәркем - олысы-кечесе үзеннән лаеклы өлеш кертеп калырга тырышты.
Концертка кадәр жюри әгъзалары фойеда бай, тирән эчтәлекле күргәзмә белән танышты. Аларда Кәримовлар гаиләсенең шәҗәрә агачы, тарихи экспонатлар зур кызыксыну уятты. Әйткәнемчә, Алан районга бик күп күренекле кешеләр – җырчылар, язучылар, җитәкчеләр биргән төбәк. Күргәзмәгә алар турында бик күп мәгълүмат тәкъдим ителгән иде.
Концерт барышы турында сез «Теләче» газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
0
0
Нет комментариев