Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Социаль хезмәткәрләр көне белән!

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

2001 елдан бирле үткәрелеп килүче бу көннең әһәмиятен сезнең өлкән буынга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле, теге яки бу сәбәп белән авыр хәлдә калып ярдәмгә мохтаҗ булганнарга көндәлек булышлык күрсәтүегез билгели. Алар турында кайгырту өчен күңел җылылыгы да, игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларга ия булу да кирәк. Шуңа күрә әлеге хезмәттә күңел кушуы буенча гына эшләргә мөмкин. Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрү, аларга яшәү көче бирә белгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Социаль өлкәдә эшләүнең бетмәс-төкәнмәс энергия, көч, сабырлык, кешеләрне чын ярату соравын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Шундый кайгырту булганда халык киләчәккә өмет белән яшәр. Игелекле һәм мәрхәмәтле эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев