Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сорауларга җавап эзләдек

Район үзәк китапханәсендә чаралар тынып тормый. Язучылар, китап укучылар белән очрашулар, төрле темаларга, даталарга очрашулар берсе дә калмый. Китапханә каршында яшь гаилә клубы да эшләп килә. Шушы көннәрдә агымдагы елның Гаилә елы булуын да исәпкә алып, үзәк китапханә кызлары «Гаилә кыймәтләре» дигән очрашу үткәрде.

 Балалар, олылар гаилә психологы, нейропсихолог Зөлфия Гайнуллина белән  очрашуда катнашты.

Файдалы чарага керү ирекле иде, кем тели шул килде. Очрашу барышында  гаиләдә килеп чыккан проблемаларны хәл итү, бала тәрбиясендәге кыенлыкларны чишү, ничек итеп үзең куйган максатларга ирешү, ял вакытыңны дөрес көйләү, сәламәтлегеңне кайгырту кебек һәм башка бик күп сорауларга  кызыклы  аралашу барды. Аның уен формасында баруы, үзеңне борчыган сорауларыңны да бирә алу очрашуның әһәмиятен тагын да артырды.  Үзәк китапханәнең методисты  Раилә Фәсхиева әйтүенчә, алга таба да мондый очрашулар  узачак, төрле белгечләрне кунакка чакырыга планлаштыралар.

 

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев