Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөт - төп керем чыганагы

Бүген, ягъни 19 сентябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында август аенда терлекелек тармагында куелган хезмәткә нәтиҗә ясалды. Моннан тыш, биредә сигез айлык эш күрсәткечләре дә анализланды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә көн тәртибенә куелган темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең нәсел эше буенча җаваплы белгече Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектәге  нәсел эше һәм үрчем алу бүлеге җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Дамир Миңнебаев чыгыш ясады.

Август аенда терлекчелектә куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында үткәрелгән ярышта беренче урынга “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы  терлекчеләре чыкты.  Мактаулы күчмә приз - Ат сыны белән Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты хуҗалык җитәкчесе Флорид Гайнуллинга, җылы юрганнар ширкәт терлекчеләрен тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, июль аеның фавориты җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте хезмәтчәннәре иде. 

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты. Аның тарафыннан терлекчелектән тыш, көзге кыр эшләренең барышына тирән анализ ясалды. Ул хуҗалык рәисләренә өстән эшкәрү агрочарасын октябрьнең беренче ункөнлегендә тәмамлау, Казанда шәһәрендә даими үткәрелеп килүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә, 18 октябрь көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Милли Мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылачак Теләче районымәдәният көнендә  актив һәм нәтиҗәле катнашу бурычын куйды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев