Тәмле ризык - өстәл күрке
Бүген районыбызның иң күркәм залларының берсе - “Туган авыл” күңел ачу комплексында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән игълан ителгән “Милли аш-су” бәйгесе булып үтте.
Шунысы сөенечле, анда дистәләгән туташ һәм ханымнарыбыз катнашты, үзләренең аш-су әзерләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Алар әзерләгән ризыклар күп һәм төрле. Аларның эшен үзенең 60 ел гомерен аш-су әзерләүгә багышлаган, районыбызның җәмәгать туклану тарамагының легендасы булган Фәния ханым Мөбәрәкова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.
Районыбыз үзешчәннәре җыр-биюләре, уен-көлкеләре белән үрелеп алып барылган кабатланмас бәйгенең барышы турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев