Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбияви чара узды

Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен дөнья күләмендә юл-транспорт фаҗигалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге уңайдан, бүген, ягъни 15 ноябрь көнне, Иске Җөри урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары (җитәкчеләре Наилә Бәдриева) юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова катнашында профилактик акция үткәрделәр. 

Акция барышында алар машина йөртүчеләргә, җәяүле абый-апайларга юл-транспорт фаҗигалары һәм аларның аяныч нәтиҗәләре турында сөйләделәр, аврияләрнең ни сәбәпле килеп чыгуы турында сораштыру үткәрделәр. Бер уңайдан алар оппонентларына профилактик белешмәлекләр, укучылар ясаган рәсемнәр,  яктылык кайтару элементлары һәм юл транспорт фаҗигалары корбаннарын искә алу көне символы булган ак шарлар өләштеләр. Яшь юл инспекторлары фикеренчә,  юлдагы үлем, тән җәрәхәтләре очракларын кисәтеп тә, булдырмыйча да калып була. “Бу очракта бары тик әкрен тизлек белән хәрәкәт итү, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү генә сорала”, - диделәр алар бертавыштан.

Әлегедәй тәрбияви чаралар бу атнада районыбыз мәктәпләренең һәркайсында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев