Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте

11-13 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Олы Кибәхуҗа, Балыклы башлангыч, Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә һәм Олы Мишә урта мәктәпләреннән 9 укучыдан торган команда катнашты.

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Шаһиев Сәгыйть, Балыклы башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Сибгатуллин Ильяс, Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия, Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Сабирҗанова Айзилә һәм  Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия призер булдылар! Укытучылары: Мостафина Кадрия Мәсгут кызы, Сафиуллина Әминә Тимергали кызы, Хәйртдинова Язилә Рәфхат кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәлимова Резеда Гафур кызы.  Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев