Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәвәккәлләр таш яра

1 июль көнне районыбызның бертөркем авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә Ютазы районының җаваплылыклары чикләнгән “Уңыш”, Тукай исемендәге ширкәтләрендә һәм Ансель Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, терлекчелек тармагындагы эш барышы белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

Биредә җитәкчеләребез терлекчелек тармагына цифрлы технологияләр нигезендә яңалык кертү, хуҗалык ысулы белән сыерларны бәйләмичә асрый торган һәм үз саву залы булган торак төзү, аны терлек белән тутыру, аны куллану һәм бер сыерга - бер бозау схемасы белән, сыерлардан тотрыклы үрчем алу (воспроизводство) ысулларын өйрәнделәр. Моннан тыш, алар республикабызда беренче тапкыр әлеге районның  Әбсәләм авылында үткәрелгән “Кымыз бәйрәме”ен дә карадылар.

 

Фәнил Гаязов фотолары.

Тулырак район газетасының киләсе санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев