Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләче балалар сәнгать мәктәбенең еллык отчет концерты узды

Бүген район мәдәният йортында Теләче балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты гөрләп узды.

Мәдәният йорты фойесында сәнгать бүлеге укучыларының эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылган иде.  Ә концертта иҗат коллективлары, җыр, бию, театр сәнгате, төрле уен коралларында уйнаучылар чыгыш ясады. Мәктәпнең иҗади эшчәнлеге белән танышырга килгән тамашачылар халык  уен кораллары оркестры чыгышын да ишетте.

Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиӊү яулаган, шулай ук сәнгать мәктәбендә үзләренеӊ осталыкларын чарлаган балалар үзләренеӊ җырлары белән моӊ дәрьясында йөздерде. Концертны балалар башкаруында әзерләү, оештыру, аларны туплап сәхнәгә чыгару - остазларыннан да, әти-әниләрдән дә зур хезмәт, түземлелек һәм фидакарьлек сорый торган эш. Сәнгать мәктәбе коллективы бу эшне югары сыйфатлы итеп башкарып чыга алды. Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да бу хакта ассызыклап узды. 

- Бүгенге көндә балаларыбыз яңа ачылган «Киләчәк» яшьләр үзәгендә шөгельләнә, сәләтләрен арттыра. Сәнгать мәктәбендә шөгельләнүче балаларыбыз күп кенә ярышларда, фестивальләрдә үзләрен сынатмыйлар, уңышлы чыгышлар ясыйлар. Бу әлбәттә, әти-әниләрнең, укытучыларының  һәм балаларның үз тырышлыгы, – диде ул.  

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев