Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллинның бәйрәм котлавы
Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр! Сезне чын күңелемнән Ураза гаете белән тәбрик итәм!
Рамазан ае мөселманнар өчен гөнаһлардан чистарыну, пакълану, һәм шатлык ае булды. Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Рамазан иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык, һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен иде.
Ураза бәйрәме –мөбарәк, барыбызның да тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһы Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде! Бәйрәм белән!, - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев