Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә ярминкә булачак

6 ноябрь көнне 7.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Теләченең үзәк урамында (Ленин урамы) көзге ярминкә оештырылачак.

Ярминкәдә районыбыз җитештерүчеләре ит, сөт, салам, печән, терлек,  кош-корт, бакча нигъмәтләре, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан ясалган кайнатма белән сәүдә итәчәк.   Шулай ук татлы ризыклар  да булачак. Кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлану мөмкинлеге дә булачак.

Бу көнне Теләченең Ленин урамының Совет урамы тыкрыгыннан Киров урамы тыкрыгына кадәр; Зур Тау башы урамының Ленин урамы тыкрыгыннан Чехов урамы тыкрыгына кадәр; Фатих Хөсни  урамының Совет урамы тыкрыгына кадәр булган өлешләрендә автомобильләр хәрәкәте вакытлыча туктатылып торачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев