Бүген Теләче 2015-2016 елгы яшүсмерләр арасында футзал-2026 буенча Татарстан Республикасы зона беренчелегендә катнашучыларны кабул итте. Беренчелектә республиканың якындагы 8 районыннан 16 команда катнаша.
Безнең район өчен бу үзенчәлекле вакыйга. Спорт залы ике көнгә йөзләгән яшь футболчыларны, аларның тренерларын, ата-аналарын һәм җанатарларын җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Матчлар иртәдән үк башлана һәм расписание һәр команда ял итәргә һәм әзерләнергә җитәрлек вакыт алырлык итеп төзелгән. Зона этабында җиңүчеләр Беренчелекнең финалына юллама алачак.
Барлык катнашучыларга да гадел көрәш һәм яхшы кәеф телибез! 💫
Нет комментариев