Тормышын мәгарифкә багышлаган Люция Шәфыйк кызына – 90 яшь
Район яңалыклары

Тормышын мәгарифкә багышлаган Люция Шәфыйк кызына – 90 яшь

Алан авылында яшәүче хезмәт һәм мәгариф ветераны Даутова Люция Шәфыйк кызы үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итте. Гомерен яшь буынга үрнәк булырлык итеп хезмәткә багышлаган кадерле ветеранны бу матур бәйрәме белән Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтов һәм Алан авылы мәктәбе директоры Илсур Гайбадуллин тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Люция Шәфыйк кызы 1936 нчы елда Саба районы Олы Мишә авылында укытучы гаиләсендә туа. Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, 1960 нчы елда Алан мәктәбенә химия-биология укытучысы булып эшкә килә. Тырыш иҗади хезмәт юлында ул әлеге мәктәптә укытучы, шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып армый-талмый хезмәт куя. Аның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте югары дәрәҗәдә бәяләнә:

  • 1966 ел — «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе
  • 1970 ел — «За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения В.И.Ленина» медале
  • 1982 ел — «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем
  • 1985 ел — «Хезмәт ветераны» медале

Бүгенге көндә Люция апа Алан авылында яши. Юбилей көнендә ул туганнарының, авылдашларының һәм җитәкчелекнең кадер-хөрмәтенә, тирән рәхмәт сүзләренә лаек булды.


Нет комментариев