“Җәяүле кичүе” чарасы бара
Район яңалыклары

“Җәяүле кичүе” чарасы бара

2 ноябрь көнне республика, шул исәптән районыбыз юлларында “Җәяүле кичүе” дип исемләнгән профилактик чаралар комплексы старт алды. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Акция барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләр белән бәйле юл -  транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү буенча көчәйтелгән режимда максатчан эш алып барылачак. Әлеге нисбәттән, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллин:

  • Һәлакәтләрнең күбесе автомобиль йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирелмәве һәм җәяүлеләрнең исә юлны теләсә - кайсы урында кисеп чыгуы аркасында килеп чыга. Соңгылары юл йөрү кагыйдәләрен үзләре генә бозып калмыйлар, балаларына да начар үрнәк күрсәтәләр. Агымдагы елның ун аеда быел республикабыз юлларында 55 җәяүле һәлак булды. Узган ел бу сан 44 кенә иде. Җәяүлеләр белән бәйле һәлакәтләрнең күбесе Казанда, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ише зур шәһәрләрдә теркәлде. Быел әлегә безнең районда җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр теркәлгәне юк. Узган ел җәяүлеләре кичүе һәм кеше үлеме белән бер очрак теркәлгән иде, - дип белдерде.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре көзге һәм кышкы юлларда сак һәм игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә өнди. Моның өчен машина йөртүчеләрнең җәяүлеләр кичү алдында кичекмәстән тизлекләрен киметүләре сорала. Җәяүлеләр исә юл чатларын тротур линияләре, юл кырыйлары аша кичәргә тиеш түгел. Фәкать “зебра” аша, йөртүче машинасын туктатып бетергән очракта гына  хәрәкәт итә башларга бурычлы.


Нет комментариев