Казан педагоглары 25 мең сум акча ала алачак
В республике

Казан педагоглары 25 мең сум акча ала алачак

Казанда өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өчен акчалата бүләкләүләр алачак. Бу максатларга 12,91 млн сум юнәлдереләчәк.

Түләү күләме Олимпиада дәрәҗәсенә һәм укучының нәтиҗәсенә бәйле булачак. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән педагогларга һәр укучы өчен 25әр мең сум түләнәчәк.

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, шулай ук татар һәм рус телләре һәм әдәбияты, шәрык телләре буенча республика олимпиадасында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен 7-11 сыйныф укучылары өчен 15 мең сум күләмендә бүләк каралган.

Сигезенче сыйныф укучылары өчен 24 фән, шулай ук Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадаларында призерлар һәм җиңүчеләр әзерләгән педагоглар 5әр мең сум алачак.


Нет комментариев