“Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгендә «ФотоАрхив» базасы
Сездән фотолар көтәбез
Туган җир... Туган авыл...Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын.
Шушы истәлекле урыннарны тарихта калдыру өчен “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгендә "ФотоАрхив" базасы төзергә булдык - ел дәвамында сездән фотосүрәтләр көтәбез. Алар аша якташларыбыз - башкалар да яшәгән төбәгебезнең иң матур урыннары белән таныша алачак. Әйдәгез кем беренче, җитезрәк?
#фотоАрхивТеләчеинформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев