Теләчелеләр чиксез рәхмәтле
Районда юллар төзүгә, искеләрен төзекләндерүгә зур көч куела. Торак пунктларны тоташтыручы зур юллар төзү белән беррәттән, авылларыбыз эчендә юллар төзүгә, төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә.
Мисал өчен, бу көннәрдә Казаннан килгән җаваплылыгы чикләнгән “ВЭЛЭС” ширкәте төзүчеләре Теләче авылының Яхъя Абдуллин белән Туфан Миңнуллин урамнарында юл төзелеше эшләре алып бара. Юл төзүчеләр әлегә грунт эшләре белән мәшгуль булса, җомга һәм шимбә көннәрендә әлеге юлларга асфальт түшәячәкләренә ышандыралар. “ВЭЛЭС” ширкәте төзүчеләре әнә шулай ел саен әлеге микрорайонның ике юлын асфальтлы итеп килә. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр чиксез рәхмәтле үзләренә.
Ләкин бер ләкин бар. Микрорайнда яшәүчеләрнең күпчелеген яшь гаиләләр тәшкил иткәнлектән һәм сабыйлар күп булганлыктан, әлеге тигез, шома юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү, игътибарлы булу зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев