Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы бәйрәме, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.

Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек. Зурлар һәм уртанчы төркем балалары татар халык киеменнән  “Сабантуй” җырын җырлап балалар бакчасы тирәсендә урнашкан йортлардан “бирнә” җыеп йөрделәр.
Бәйрәмнең икенче өлеше саф һавада – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм кызыклы  ярышлар,    җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. 

Галия  Минһажева, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев