Район яңалыклары

Теләчедә +21 градуска кадәр җылыта

Алдагы көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

6 майда атмосфера басымы үсеше акрынлап болытларның кимүенә һәм явым-төшемнең туктатылуына китерәчәк. Төнлә төбәкнең көнчыгышында юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил саклана, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә термометр баганасы 0..-5 градус, көндез +7..+12 градус билгесенә кадәр күтәреләчәк.

7 һәм 8 майда һава торышы антициклон йогынтысында формалаша. Явым-төшем көтелми, һава температурасы җылына башлый.

Шимбә көнне төнлә 0..+4 градуска кадәр, көньякта һәм көнчыгышта –  0..-4 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +13..+18  градуска хәтле җылыначак.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-21-graduska-kadr-ylyta

Фото: интернетан


Нет комментариев