Тимер таулары ясала...
Яз аена да аяк бастык, җәмәгать. Тиздән җирләр кардан арчылыр, кар көртләре астыннан төзелеш кирәкяраклары, өелгән тимер-томыр баш калкытыр. Әгәр дә капка төбендә, күзгә ташлана торган урыннарда шундый “тау өемнәре” хасил булса, әлбәттә, матур булмас.
Җитмәсә, штраф салып китәргә дә күп сорамаслар. Димәк, аларны урнаштыру хәстәрен башларга кирәк. Өй тирәсендә, ишек алдында аунап яткан тимер калдыкларын кая куярга икән дип баш ватарга кирәкми. Дүрт ел элек ачылган кара һәм төсле металл җыю пункты Теләчедә дә уңышлы гына эшләп килә. Ул Саба ягыннан кергәндәге автозаправка янында урнашкан. Юл кырыенда гына урнашуы металл тапшыручыларга тагын да уңайлылык өсти, чөнки базаның керү-чыгу юллары җайлы ясалган. Бер капкадан кереп, ишек алдында борылмыйча икенче капкадан чыгып китеп була. Биредә алып килгән калдыклар электрон үлчәү ярдәмендә үлчәнә һәм урында ук металл алып килүче белән исәп-хисап ясала. База 1 килограммнан алып чикләнмәгән күләмдә тимер калдыкларын кабул итә. Шулай ук биредә югары бәядән төсле металл калдыклары да җыела (алюминий, бакыр, җиз, нержавейка һ.б.). Кулланыштан чыккан автомобиль, трактор һәм башка транспорт чараларының аккумулятор, радиаторларын, шулай ук электр двигательләрен дә бирегә тапшырырга була. Әлеге төрдәге металл зурлыгына, күләменә, авырлыгы һәм маркасына карап бәяләнә. Теләчедә урнашкан әлеге пункт йөрергә яраксыз булган, кулланылыштан чыккан транспорт чараларын да кабул итә һәм металлга тапшырганлык турында рәсми белешмә дә бирә. Металл җыю пунктының үзенең махсус йөк автотранспорты да бар. Аның ярдәмендә авыллардан металл калдыкларын килеп алу мөмкинлеге дә тудырылган. Искергән көнкүреш һәм офис техникаларын да чыгарып атарга кирәкми. Схемалар, платалар, чыбыклар һ.б.ларны шулай ук бирегә алып килә аласыз. Пунктның эш сәгатьләре - 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Ялсыз һәм төшке ашсыз. Белешмәләр өчен телефон: 89534979953 Сүз уңаеннан. Казанга барганда Пановка тавын төшкәч сул якта кала торган автомойканы күргәнегез бармы? Биредә машинагызны ялт итеп юып бирәләр. Автомобилегезнең салоны да, үзе дә чиста булсын дисәгез, автомойкага рәхим итегез! Эш сәгатьләре - 8.00 - 22.00. Төшке ашсыз һәм ялсыз.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев