Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормышта ялгышлар булмасын!

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә, мәктәп укучылары катнашында “Тормышта ялгышлар булмасын!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.

 Әңгәмә барышында китапханәче наркотик  матдәләр куллануның куркыныч булуы, аларның бөтен организмга  йогынты ясавы һәм тиз арада бәйлелек формалаштыруы, яшүсмерләрнең наркотиклар кабул итә башлавының сәбәпләре , шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм сәламәтлекләрен саклап калу турында сөйләде. Чара  наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алган «Наркомания һәм сәламәтлек» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев