Традицион бәйге
19 сентябрь көнне районның ДОСААФ оешмасы ишегалдында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республикакүләм “Автобабай - 2024” бәйгесенең район этабы үткәрелде.
Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярышта 55 яшьтән 60 яшькәчә булган “В” категориясенә ия 6 конкурсант катнашты. Традицион бәйге - юл куркынычсызгы кагыйдәләрен пропагандалауда өлкән буын райондашларыбызны җәлеп итү, юлларда юл-транспорт һаләкәтләрен кисәтү һәм булдырмау масатыннан үткәрелде. Болардан тыш, бәйге үз алдына ярышта катнашучыларның машина йөртү осталыгын арттыру, камилләштерү һәм ныгыту, юлларда юл йөрү кагыйдәләрен санлап йөрүче шоферлар тәрбияләү, алар арасында юл-транспорт культурасы тәрбияләү бурычын куйды. Ярышта катнашкан конкурсантларның гамәлләренә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов,”Юл хрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учрежденисенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов бәя бирде. Конкурс үзе ике биремнән торды. Конкурсантлар беренче бирем буенча машина йөртү осталыгын күрсәтсәләр, икенче бирем аша алар юл йөрү кагыйдәләрен камил дәрәҗәдә белүләре белән сокландырдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче дип Дамир Вәлиев танылды. Икенче һәм өченче урыннарга Теләчедән Васил Исмәгыйлев белән Шармыш авылыннан килгән Елена Тарасова лаек булды. Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев