19 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә карата "Ягез әле, егетләр!” исемле КВН – кичә үткәрелде.
Төрле сынаулардан торган бу ярышта егетләр көч сынаштылар. Алар үзләрен тапкырлыкта, житезлектә- бар яктан күрсәттеләр. Ә инде ярышлар арасында күңелләрне тибрәтерлек дәртле җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Кичә кызык һәм үзенчәлекле үтте. Кичә ахырында бәйрәм белән котлап, һәр катнашкан уенчыга бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев