Түбәдән төшүче кар һәм боз сөңгеләреннән сакланыгыз!
Һава торышының еш үзгәреп торуы, төнге һәм көндезге температура арасындагы аерма нәтиҗәсендә йортларның түбәләрендә боз хасил булды. Түбәләрдәге каты кар катламы, боз сөңгеләре дә кешеләр өчен зур куркыныч тудыра.
Җәяүлеләргә, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә дә биналарга мөмкин кадәр якын килмәскә кирәк. Бинадан чыкканда түбәдәге кар һәм боз сөңгеләренә игътибар итегез, алар төшү куркынычы булган урыннарны әйләнеп үтегез. Балалар хәвефсезлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.
Кәрнизендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильне дә калдырырга ярамый.
Һава торышы еш үзгәреп торган вакытта бик игътибарлы һәм сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев